Бөек Җиңүнең 80 еллыгы: районыбызда үткәрелгән тантаналы чаралар
Халкыбызга авыр сынаулар һәм тиңдәшсез батырлыклар аша бирелгән, бик күп югалтулар хисабына яуланган Җиңү һәркем өчен бик кадерле һәм газиз
Һәйкәлләргә килик, гөлләр салыйк!
9 май иртәсендә район үзәгендә һәркайда сугыш чоры җырлары һәм Ю. Левитан тавышы белән сугыш чорындагы хәбәрләр яңгырады. Хәрби киемдәге егет-кызлар, чәчәкләр, веноклар тоткан ветераннар, оешма-предприятиеләрдә хезмәт куючылар, районыбыз кунаклары сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына ашыкты. Мемориаль комплекска килүчеләрне яшь армиячеләр парадында катнашучы егет-кызлар каршы алды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланды. Рәсми өлештән соң үзәк мәйданда театральләштерелгән күренеш башланды. Аны караган кешеләрнең күзләре яшьләнми калмагандыр, чөнки театральләштерелгән күренеш җиңүнең зур югалтулар бәрабәренә яулануын, улларын, ирләрен югалткан аналарның, тол хатыннарның озак еллар аларны көтеп яшәүләрен тасвирлады.
Безгә җиңү таңын бүләк иткән каһарманнар күптән инде орден-медальләрен чыңлатып, урамнарны тутырып узмаса да, азатлык өчен башларын салган батырларны онытырга хакыбыз юк. Яу кырында һәлак булган, җиңү өчен башларын салган якташларыбыз истәлегенә чәчәкләр салып, без аларга булган ихтирамыбызны күрсәтәбез, аларны онытмавыбызны, хәтерләребездә саклавыбызны дәлиллибез. Веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасын район Советы һәм Башкарма комитеты башлады. Алар иҗтимагый совет һәм ветераннар советы белән берлектә Җиңүче солдат һәйкәленә венок салдылар. Венок һәм чәчәкләр салуда оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, локаль сугышларда һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, чик сакчылары, десантчылар, хәрби диңгез гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, әрмән диаспорасы вәкилләре – барлыгы 54 коллектив катнашты. Чарага кунак булып килгән тыл һәм хезмәт ветераннары, авыл җирлекләрендә эшләүче ветераннар советлары рәисләре һәм аерым гражданнар да мемориаль комплекста чәчәкләр салдылар.
– Бүгенге Җиңү бәйрәме минем өчен бик дулкынландыргыч. Ел саен бу бәйрәмне көтеп алам. Без, хезмәт ветераннары, бик шатланып әлеге бәйрәмдә катнашабыз. Илләребез тыныч булсын, сугыш утлары яңадан кабынмасын иде. Махсус хәрби операциядәге егетләр барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар, – диде Мөслим авылында яшәүче Нәзирә Җәлилова.
Тантаналы өлеш тәмамлангач, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре өч тапкыр автомат залпы бирде.
Демонстрация һәм парад
Башка еллардан үзгә буларак, быел демонстрантлар колоннасы алдыннан хәрби техника парады да үтте. Ул, Мөслим урамнары буйлап узып, район мәдәният йорты артындагы парковкада тукталды. Хәрби техника парадына “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятенең мотоциклы старт бирде. Аннан соң үзәк мәйданга хастаханәнең хәрби госпитален гәүдәләндергән ГАЗ-53 машинасы үтте. Хәрби техника парадында дистәдән артык машина һәм “Аргамак” ат спорты мәктәбенең “Августино” кушаматлы аты катнашты.
Мөслимлеләр Җиңү бәйрәмендә район үзәге урамнары буйлап узучы демонстрантлар колоннасын күзәтергә ярата. Демонстрантлар колоннасы күңелдәге иң нечкә кылларны тибрәтә, анда катнашучыларның сәламләве беркемне дә битараф калдырмый.
Быел демонстрация анда катнашучы оешма-предприятиеләрнең күплеге белән аерылып торды. Демонстрантлар арасында “Агромастер” җитештерү компаниясе һәм коры сөт заводы эшчеләренең булуы да игътибарга лаек. Үзәк мәйданга иң элек район Советы һәм Башкарма комитеты, Мөслим авыл җирлеге, иҗтимагый совет һәм район ветераннар советы, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә районда яшәүче тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары узды.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 16 май саныннан укыгыз.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев