Батырларның исемнәрен мәңгеләштереп
Дусай авылында Бөек ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү максатында стела төзеделәр
Баек авыл җирлегендәге кечкенә генә Дусай авылыннан Бөек Ватан сугышына 91 ир-егет китә. Шуларның 50се генә сугыш кырларыннан әйләнеп кайта. Стелага аларның барысының да исемнәре кертелгән.
Стела Җиңүнең 80 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә ачылды. Чарада район җитәкчелеге дә катнашты.
– Тынычлык сагында торучыларның исемнәрен мәңгеләштерү бик мөһим. Безнең әби-бабайларыбыз – чын геройлар. Алар безнең өчен гомерләрен куркыныч астына куеп көрәшкән. Сугыштан соңгы чорда авылларда ир-егетләр бик аз булган. Исән-сау кайтканнарның да күбесе яраланган һәм авыру була. Без батырларыбыз белән горурланырга һәм аларның исемнәрен хәтердә сакларга тиешбез. Дусайда стеланы сафка бастыруда үзеннән өлеш керткән һәркемгә тирән рәхмәтемне җиткерәм. Бик кирәкле эш башкаргансыз! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Район башлыгы төзелеш эшләрендә актив катнашкан һәм үзләреннән зур өлеш керткән дусайлыларга – Зөлфирә Закирова, Миләүшә Шакирова, Рүзәл Латыйпов, Рафил Шакиров, Расих Закиров, Дөлфәрис Гыйләҗетдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Стела авыл халкыннан җыелган акчага ясалган. Кемдер акчалата ярдәм иткән, кайсылары төзелеш эшләрендә булышкан, техника биргән. Эшне Дусай клубы мөдире Миләүшә Шакирова башлап йөргән.
– Узган ел авылга ветераннар советлары рәисләре килгәч, зиратка бардык, танылган шәхесләр Газзә Мөхтәрова, Мирза Гаттаров һәм Бәдыйк Салихов каберләренә чәчәкләр куйдык. Шунда: “Шундый танылган шәхесләре, Дан орденының тулы кавалеры булган авылда ничек инде обелиск булмасын”, – дигән фикер туды. Уемны социаль челтәрдәге авылыбыз төркеменә дә яздым. Шуннан башланган эш бу. Барлык авылдашларыма ярдәмнәре өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм. Бабаларыбыз сөенеп ятсыннар, без аларны онытмыйбыз! – диде Миләүшә Шакирова.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 16 май саныннан укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев