Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җиңү язы

Әткәйгә хат

Октябрь авылының Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әнвәр Бариевның якты истәлегенә багышлана.

Әткәебез Әнвәр Бариев 1920 елда Елгабаш авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Минзәлә педагогия училищесында укытучы һөнәрен үзләштерә.

... Мин һәр елны, Җиңү бәйрәменә бакчадагы лалә чәчәкләре ачылырлармы икән дип, аларның дустанә елмаюларын көтеп алам. Аларга караган саен синең ягымлы, рәхмәтле күз карашыңны тойгандай булам, әткәй.

Инде менә уникенче ел Җиңү бәйрәме синсез үтә. Лаләләр дә синең җылы кулларыңа түгел, яшел-зәңгәр чардуганлы каберең өстенә куела. Күңелдә моңсу хатирәләр яңара. 2009нчы елның 26 май иртәсе күз алдына килә дә, тамакка төер тыгыла...

Авыр да, катлаулы да, матур да гомер юлыңны намус белән, ныклык белән горур атлап үттең син, әткәй. Хәрби кенәгәләреңне, язмаларыңны карыйм:

1942 ел – Вильнюс хәрби пехота училищесы курсанты (сиңа ул чакта 22 яшьләр тирәсе). Автоматчылар батальоны, кызылармеец, элемтәче. Писарь.

1942 ел – ун айга якын Ленинград фронтында ил азатлыгы өчен көрәшү. Коточкыч каты бәрелешләрдә син – алгы сафта.

1944 ел – каты яраланып, аңсыз хәлдә госпитальгә эләгү, айлар буе үлем белән көрәшү.

Шул елның 17 августында тыныч тормышка кайту: Октябрь авылында укытучы, мәктәп директоры, партком секретаре кебек җаваплы эшләр. Һәм пенсионер-фронтовик.

Бик төгәл кеше идең син, әткәй. Бик матур яза идең. Бәйрәмнәрдә җибәргән котлау открыткаларыңны карап шаккатабыз: һәр нокта үз урынында, хәрефләрең тезелеп тора. Ул сызым дәресләрендәге төгәллегеңә соклана идек. Ә дәресең бер мизгелдә үтә дә китә иде.

Сугыш зәхмәтләре: тән ярасы, җан ярасы үзен сиздереп торды. Сугышка кадәр дә, репрессия корбаны улы буларак, тормышыңда каршылыклар күп булган. Шуңа карамастан, югалмагансың. Авылыбызның ихтирамлы кешесе булып яшәдең.

Бәйрәм алды... Сандыкларда кадерләп саклаган истәлекләрне барлыйбыз. Менә бу төенчектә әнкәебез кадерләп саклаган сугышчан бүләкләрең: Кызыл Йолдыз ордены, “Ленинград оборонасы өчен”, “Хәрби заданиеләрне үрнәк төстә үтәгән өчен” һәм башка медальләр.

Һәр совет сугышчысы кебек син дә, әткәй, фронт юлларын батырларча узгансың. Синең тәвәккәл, ярсу, кызу холкың да моңа сәбәпче булгандыр. Сугыштан соң да үзең коткарган фронтташ дусларыңнан рәхмәт хатлары, кунакка чакырулар алдың. Очрашуларда булдың. Хәтеремдә калган бер истәлек тә онытылмый. Разведкага баргач, үзеңнән дә гәүдәле яралы дустыңны, кар көртләреннән сөйрәп алып барып (дөресрәге, шуышып), исән-имин госпитальгә илтеп тапшыргансың. Берничә чакрым бит әле ул! Ут астыннан чыгып!

Кайчак сөенеп, якты йөз белән төшләргә керәсең. Кайвакыт кисәтүле карашың белән, борчылып күз алдына киләсең. Әткәй, синең гаиләбезнең таянычы, ныклы һәм таләпчән ата, чын ир-егет булганлыгыңны вакыт узган саен ныграк аңлыйбыз. Хәзер лалә чәчәкләрен синең җылы кулларыңа түгел, каберең өстенә салабыз. Авылдашлар, хезмәттәшләрең, укучыларың да сине “Бариев абый” дип олылап, җылы сүзләр белән искә алалар. Без синең белән горурланабыз, бик юксынабыз, сагынабыз, әткәй!

Земфира Әһлиева. Октябрь – Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев