Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Тәмлетамак

Какланган баклажан рецепты

Баклажанны юып чистартканнан соң, 5 миллиметр калынлыктагы юка телемнәргә кисегез.

Баклажанны юып чистартканнан соң, 5 миллиметр калынлыктагы юка телемнәргә кисегез. Ачысы чыксын өчен тоз сибеп 15-20 минутка калдырыгыз. Бүленеп чыккан сутын агызыгыз һәм берничә минут кайнар суда пешекләгез. Сөзеп, киптергечкә урнаштырыгыз. Эче йомшак булып, тышкы ягы кипкәнче тотыгыз. 50 градуска кадәр җылытылган газ яки электр мичендә дә киптерергә була. Анда ул өч сәгатьтә әзер була. Тоз, үзегез яраткан тәмләткечләр, сарымсак кушылган көнбагыш мае белән аралаштырып, бик тыгызламыйча гына банкаларга тутырыгыз һәм суыткычта саклагыз. Никадәр озаграк торса, шулкадәр тәмлерәк була. Исегезедә тотыгыз: май кушылмаган помидор белән баклажан озак сакланмый.

Наилә Сәлахова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев