Мөслимнең җиде урамында су линияләре тулысынча алыштырылачак
Эш “Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү” программасы нигезендә башкарыла.
“Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү” программасы кысаларында район үзәгендәге җиде урамда су линияләре тулысынча алыштырылачак. Гомуми финанс күләме 47 миллион сум тәшкил итә.
Эшне “Таткоммунэнерго” АҖ башкара. Зифа Басыйрова, Шашин, Комсомол, Төзүчеләр, Лесная, Яшьләр һәм Полевая урамнарында су линияләрен ремонтлау май башында башланды.
- Эш барышында әлеге урамнарда су системасы тулысынча алыштырылачак, 3-4 өйгә исәпләнгән коелар урнаштырылачак һәм, су системасы үзәк башняга тоташтырылып, урап килеп кушыла торган итеп эшләнәчәк. Бүген әлеге урамнарда яшәүчеләр элеккеге су линиясеннән файдалана. Эш төгәлләнеп, яңа линиягә су бирелгәч, барлык хуҗалыкларга да яңа су линиясенә кушылырга кирәк була. Эшне июль азагына төгәлләргә планлаштырабыз, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов.
Гөлназ Җәлилова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев