Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Быел районыбыз 23 хөкүмәт программасында катнашты

“Күпфатирлы йортларны төзекләндерү” республика программасы кысаларында өч йортта ремонт эшләре башкарылды

Кооператив урамындагы йортларда фасад ремонты үткәрелде, Тукай урамындагы йортта түбә төзекләндерелде.

Мәлләтамак авылының Тукай һәм Кооператив урамнарына асфальт түшәлде. Авылда Габдулла Тукай исемен йөртүче парк та ачылды. Анда Тукайның бюсты урнаштырыды. Күләмле эшләр шушы авыл кешесе – “Чаллы икмәге” АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов ярдәме белән башкарылды.

Югары Табында ике ел дәвамында су кертү эшләре башкарылды. Авылга су кертү хөкүмәт программасы кысаларында башкарылды һәм республика бюджетыннан финансланды. Авылның өчтән бер өлешенә су 2023 елда бирелде, калган өлеше быел сулы булды. Су башнялары территориясе койма һәм саклагыч челтәр белән әйләндереп алынды.

Симәк клубында капиталь ремонт үтте. Ремонт “Мәдәни мохит” федераль программасы кысаларында башкарылды. 100 кеше сыйдырышлы мәдәният йорты бинасы капиталь ремонттан соң күпфункцияле үзәк итеп үзгәртелде. Биредә авыл җирлеге советы, фельдшерлык-акушерлык пункты, китапханә, почта бүлекчәсе эшли.

Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты “Иң яхшы муниципаль тәҗрибә” бөтенроссия бәйгесендә “Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның яшәеше өчен уңайлы мохит тудыру һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү” номинациясендә икенче урын алды. 15 млн сум акчага җирлекне төзекләндерү мәсьәләләре хәл ителәчәк.

“Яшьлек” спорткомплексында ел саен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Быел төзелеш эшләренең дүртенче чираты башкарылды: тротуар ясалды, шугалак, волейбол мәйданчыклары һәм машиналар кую өчен парковка эшләнде.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев