Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Инфраструктура

Ашханә яңа күлмәк кия

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе ашханәсендә ремонт башланды.

Капиталь ремонт эшләрен “Строймус” оешмасы алып бара. Ашханәнең аш-су бүлмәсенә яңа җиһазлар алыначак. Азык-төлек сакланучы бүлмә бинаның арткы өлешендә төзелә. Савыт-саба юа торган өлеш тә үзгәрә.

– Мәктәп ашханәсендә косметик ремонт алты ел элек ясалган иде. 2020 елның җәендә, мәктәп ремонты вакытында, азык-төлек блогы да яңартылды. Ул чорда бинаның ике корпусында да диварларга грунтовка ясалып, штукатурлау эшләре башкарылды, ашханәгә косметик ремонт ясалды. Педагоглар һәм азык-төлек блогы хезмәткәрләре өчен ял бүлмәсе булдырылды. Мөслим мәктәпләре арасында безнең белем учагының кабатланмас үз йөзе бар. Мәктәпнең милли бизәлеше дә моңа дәлил булып тора. Ремонттан соң да милли бизәлеш сакланачак, – ди мәктәп директоры Гөлшат Галиева.

Фото – Мөслим урта мәктәбе архивыннан.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 10 июнь саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев