Үләнгә ут төрткән өч райондашыбызга административ беркетмә төзелгән
Май бәйрәмнәрендә районыбызда үлән яндыру очраклары ачыкланган.
Май бәйрәмнәрендә районыбызда үлән яндыру очраклары ачыкланган. Үләнгә ут төрткән өч райондашыбызга административ беркетмә төзелгән. Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелгәннән соң янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларны зур күләмдәге штрафлар көтә. Торак пунктлар территориясендә, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерьларында, урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чикләнгән ачык территорияләрдә корыган үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта (учак, мангал) ризык әзерләү һәм пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. Махсус режим янгыннар санын киметүгә юнәлтелгән”, – дип искәртте Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев