Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Тормышыбыз тыныч булсын

Яңа ел бәйрәмнәрендә күпләр, йортларын калдырып, кая да булса китә.

Гражданнарның торак һәм милек иминлеге

. Бу исә милеккә һәм гражданнарның торакларына карата хокукка каршы килүче гамәлләргә нигез булырга мөмкин. Озак вакытка өегездән чыгып китәргә җыенсагыз, читенсенмичә, күршеләрегезнең сезнең фатирыгызга яисә йортыгызга күз-колак булып торуын сорагыз. Яхшы йозакка да акча кызганмагыз.   Фатир каракларының игътибарын иң беренче чиратта евротәрәзәләр җәлеп итә. Сезнең йортта яисә фатирда шундый тәрәзәләр куелган булса, торагыгызны саклау турында аеруча җитди кайгыртыгыз.    Милегегезне урлаудан саклау максатында, полициянең участок уполномоченныена мөрәҗәгать итеп, фатирыгызны үзәкләштерелгән саклау пультына тоташтырыгыз. Язмышыгызны сынамагыз!

Сәламәтлек иминлеге
Кеше аз йөри торган урыннарда ялгыз  йөрергә тырышмагыз. Юлны кыскартам дип, парк, буш автостоянкалар, спорт мәйданчыклары һәм ташландык җирләр аша узучы сукмаклардан йөрмәгез. Кич, төнлә кеше күп йөри торган һәм яктыртылган урамнарны сайлагыз. 
Сезне төрле провокацияләргә, котыртуга  тартучы кеше белән сөйләшмәгез, сорауларына җавап бирмәгез. Берәр нәрсәгезне урлау максаты белән сезгә һөҗүм итсәләр, ярдәмгә чакырыгыз, күбрәк тавыш куптарырга тырышыгыз. 


Балалар иминлеге
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре, каникуллар – балалар һәм өлкәннәр өчен бик рәхәт вакыт. Бу вакытта, гадәттә, балалар озак вакытка өлкәннәр игътибарыннан читтә кала. Ата-аналар балаларны куркыныч турында кисәтергә бурычлы. Балаларыгызга аңлатыгыз: беркем дә сезнең исемнән нәрсәдер (акча һ. б.) сорарга яки өйгә-фатирга кертүләрен сорарга хаклы түгел. Үзләрен хат ташучы, табиб, полиция хезмәткәре, сантехник, электрик, әти-әниеңнең танышы дип әйтүчеләргә ишекне ачмаска өйрәтегез. Балаларыгызга таныш түгел кешегә ишек ачмаска; нәрсә генә тәкъдим итсә дә таныш түгел кеше белән беркая да бармаска; таныш түгелләр белән машинага утырмаска; караңгы төшкәч урамда уйнамаска; подъездга, лифтка таныш түгел кеше белән кермәскә тиешлеген аңлатыгыз.  
Таныш түгел кеше ул – бала үзе белмәгән кеше. Бу хакта балага ныклап аңлатырга кирәк. 
Таныш түгел кеше балага исеме белән эндәшергә, аның әтисе яки әнисе үтенече буенча килдем дип әйтергә, мультфильм карарга чакырырга яисә конфет тәкъдим итәргә мөмкин. Әмма әлеге кеше балага таныш түгел икән, бала бернәрсәгә дә риза булмасын, куркыныч янаганда: “Мин аны белмим!” – дип кычкырсын. Ата-ана балага яхшылап аңлатырга бурычлы: алар беркайчан да мәктәпкә, өйгә яисә ишегалдына баласын чакырырга чит кешене җибәрмәячәк. Андый кеше килеп, үзен кем генә дип танытса да, кичекмәстән кеше күп булган урынга китәргә, әти-әнигә шалтыратырга яисә полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
Яшүсмерләр өйдән чыгып киткәндә һәрвакыт кая, кем белән баруларын, үзе белән ничек элемтәгә кереп булу мөмкинлеген әйтеп йөрсен; очраклы танышулардан, таныш булмаган компанияләргә чакырулардан ерак торсын; өйгә кайчан кайтуы турында телефоннан хәбәр итсен. 
Балагызның кем белән дус булуын, кайларда йөрүе хакында белеп торыгыз. Шикле әдәбият, видеопродукциядән файдаланмасын. Интернетта булу вакытын чикләгез, интернетта нәрсә белән кызыксынуы хакында хәбәрдар булыгыз. Балаларга пиротехника белән уйнарга рөхсәт итмәгез, үзләрен генә боз өстенә җибәрмәгез. Кич һәм төнлә бала урамда берүзе йөрмәсен. 
Балагыз урамга чыгып киткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге хакында исенә төшерегез: юл аша бары тик яшел утка гына җәяүлеләр кичүеннән чыгарга, алар булмаганда – тротуар һәм юл кырлары линиясеннән һәм бу маневрның куркынычсыз булуына, автомобильләрнең, туктап, җәяүләләрне үткәрүенә инанганнан соң гына; юлны каплап торучы предметлар артыннан (туктап торучы машина, кар көрте һ.б.) машина юлына чыкмаска; юлга якын урыннарда уйнамаска, чана шумаска, җәмәгать транспортына тагылып шумаска, җәмәгать транспортыннан чыккач, аның узып китүен көтәргә; яктылык кайтаручы элементлар йөртергә.  


Юллардагы иминлек
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Автомобиль белән идарә итү буенча мөмкинлекләрегезне реаль бәяләгез, аеруча һава торышы кинәт үзгәргәндә. Юеш кар, бозлавык автомобиль белән идарә итүне кыенлаштыра. Җәяүлеләр кичүенә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, транспорт тукталышлары, күңел ачу, сәүдә үзәкләре янына җитәрәк аеруча игътибарлы һәм сак булыгыз. Иминлек каешларын эләктереп йөрегез, балаларны бары тик махсус җайланмаларда утыртып йөртегез. Балаларны беркайчан да берничә минутка да машинада үзләрен генә калдырмагыз, хәтта ул йоклаган булып, уятырга кызганган очракта да. Автомобильдән чыкканда явыз ниятле кешеләр кызыгырлык әйберләрне алып куегыз. 
Хөрмәтле җәяүлеләр! Юл аша светофорның яшел утына чыккан очракта да автомобильләрнең сезнең үткәреп җибәрүенә инаныгыз. Юл аша чыкканда капюшоныгызны салыгыз, колакчындагы тавышны киметегез, юлдагы хәлне күзәтегез. Караңгыда йөргәндә яктылык кайтаручы элементлар кулланыгыз. 
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә: әгәр сез җинаять шаһиты булсагыз, шулай ук берәрсенең гамәленең законлы булуында шикләнсәгез, якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез яки 02, 102, 291-20-02 телефоны аша шалтыратыгыз. Шул очракта сез җәмәгатьчелек өчен куркыныч нәтиҗәләрне булдырмый кала һәм үзегез яшәгән районда җинаятьчелек үсешен шактый киметә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев