“Тонировка” операциясе үтте
Иминлек

“Тонировка” операциясе үтте

Профилактик чара барышында җиде райондашыбызга машина тәрәзәләрен каралтып йөргән өчен административ беркетмәләр төзелде.

Мөслимдә “Тонировка” операциясе үтте. Профилактик чара барышында җиде райондашыбызга машина тәрәзәләрен каралтып йөргән өчен административ беркетмәләр төзелде. “Тикшерү барышында бер шоферның шундый ук хокук бозу өчен икенче тапкыр тоткарлануы ачыкланды. Аңа киләчәктә әлеге автомобильне эксплуатацияләү рөхсәт ителми. Машина йөртүче таләпне янәдән бозган очракта, ул РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.3 маддәсе буенча – полиция хезмәткәренең законлы таләпләренә буйсынмаганы өчен җавапка тартылачак,” – ди районның ДАИ җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Феликс Мәгъданов.
 

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев