Татарстанда яшәүче пенсионер мошенникларга ярты миллион сум акча биргән
Татарстанда яшәүче пенсионер 500 мең сум акчасыннан колак каккан.
Татарстанда яшәүче пенсионер мошенникларга ярты миллион сум акча биргән
Татарстанда яшәүче пенсионер 500 мең сум акчасыннан колак каккан.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 12 майда Апаста яшәүче 67 яшьлек хатын-кызга, имештер, дәүләт органнарыннан шалтыратканнар. Аның Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинеты ватылуын, ә банкта сакланучы акчаларын урларга мөмкиннәр, дип әйткәннәр. Аларны саклап калу өчен «куркынычсыз счетка» күчерү отышлырак дип ышандырганнар. Акча күчергәннән соң берничә сәгать узгач кына пенсионер мошенниклар корбаны булуын аңлаган.
Җинаять эше кузгатылды. Аферистларның номерлары Мурманск, Воронеж һәм Липецк өлкәләрендә теркәлгән.
Фото: Татар-информ
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев