Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре рейд үткәрде
Иминлек

Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре рейд үткәрде

Рейд вакытында янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмаларның төзеклеге дә тикшерелде

Ведомствоара график нигезендә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәргән.

“Күпбалалы, авыр хәлдәге, инвалид балалар тәрбияләүче, балаларны опекунлыкка алган гаиләләрдә булып, янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат җиткердек. Рейд вакытында янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмаларның төзеклеге дә тикшерелде. Кайбер гаиәләрдә автоном җайланмаларның эшләмәве ачыкланды. Алар төтен исе сизелә башлау белән көчле тавыш чыгара”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Лилия Петрова фотолары.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев