Шәхси ихатада янгын чыккан
Иминлек

Шәхси ихатада янгын чыккан

Янгынның сәбәпләре ачыклана

Иске Чакмак авылында төшке аш вакытында шәхси ихатада янгын чыгып, мунча яна. Янгынның сәбәпләре ачыклана, тикшерү эше бара. Ел башыннан бу – алтынчы янгын. “Янгын куркынычсызлыгы буенча эш бара. Укучыларның язгы каникуллары башланыр алдыннан, Түбән Табын, Югары Табын, Тугаш авылларындагы алты гаиләдә булдык. Социаль яктан уңышсыз, күпбалалы гаиләләрдә иминлек мәсьәләләре буенча әңгәмәләр үткәрелде, белешмәләр таратылды”, – дип хәбәр итте Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Вильям Тайбактин фотосы. 

 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев