Республикада “Автобус” операциясе узды
Транспортның лицензиясе булуын, техник торышын, техник карау узуын һәм машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәвен тикшерелде
21-30 апрель көннәрендә республикада “Автобус” операциясе узды. Профилактик чара барышында пассажир йөртүче барлык төр автобуслар да катгый контрольгә алынды. “Операциянең максаты – автобус пассажирларының иминлеген тәэмин итү. Шәһәр һәм шәһәрара маршрутларга гына түгел, мәктәп автобусларына, шулай ук балалар йөртүче башка транспортка да аерым игътибар бирелде. Транспортның лицензиясе булуын, техник торышын, техник карау узуын һәм машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәвен тикшереп, өч шоферга административ беркетмәләр төзелде”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото – Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев