Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Профилактик акциядә актив катнаштылар

Җәяүлеләрне яктырак булырга, ерактан күренеп торырга өндәүче бәйге бакчадагы күп әти-әниләрдә кызыксыну уятты.

20 декабрь көнне Мөслим үзәгендәге “Миләшкәй” балалар бакчасында “Күренеп тор!” исемле профилактик акция узды. Конкурс форматында оештырылган чарада 30 гаилә катнашып, үзләренең фотоларын тәкъдим иттеләр.

Бәйгенең максаты – киемнәрдә яктырткыч элементлар булдыруны популярлаштыру.

Акциянең көз, кыш айларында үткәрелүе дә очраклы түгел. Чөнки тәүлекнең якты вакыты көннән-көн кими, юлларда да күз күреме начарлана.

Балалар бакчасында алдан ук “Иң якты, күренеп торучы гаилә” (“Самая заметная семья”) исеме астында фотобәйге игълан ителгән иде. Гаиләләр киемнәренә төрлечә фликерлар беркетеп, фотога төшеп, үзләренең креатив идеяләрен тәкъдим иттеләр, 

Мөслимнән Фирүзә һәм Артем Петровлар уллары Айдан белән бәйгенең җиңүчеләре булды.

– 30 гаиләнең һәр эше үзенчәлекле иде. Араларыннан берсен генә сайлап алу бик кыенга туры килде. Бәйгедә катнашучы һәр гаиләгә дипломнар, истәлек бүләкләре һәм яктылык кайтаручы элементлар бирелде., – диде Алсу Ситдыйкова.

21 декабрьдә бакча өчен тагын истәлекле вакыйга булды. Юл иминлеге буенча үткәрелгән чараларда актив катнашканнары өчен “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе “Миләшкәй” балалар бакчасына интерактив зур уен комплекты бүләк итте.

Ләйсән Харисова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев