Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Мошенниклар тик ятмый

Интернет челтәрен һәм кәрәзле элемтә чараларын кулланып кылынган җинаятьләр саны арта бара

Район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев белән мошенниклык очраклары һәм аларны кисәтү турында сөйләштек.

– Булат Зөфәрович, соңгы вакытта кәрәзле элемтә чараларын куллану юлы белән кылынган җинаятьләр саны арта. Элемтә операторлары, "Энергосбыт" вәкилләре исеменнән шалтыраталар, хезмәт күрсәтү турындагы килешүне озайтырга яки электр счетчигын алыштырырга кирәк дип, “Дәүләт хезмәтләре” аша имза куярга өндиләр. Безнең районда хәл ничек?

– Дистанцион юл белән кылынган җинаятьләр дулкыны безнең районны да читләтеп үтмәде. Узган ел районда дистанцион юл белән (интернет челтәрен һәм кәрәзле элемтә чараларын кулланып) кылынган 58 җинаять теркәлде. Шулардан 26 факт – дистанцион мошенниклык очрагы, банк счетыннан акча урлау белән бәйле 5 факт һәм мошенникларның телефон аша “РФ Дәүләт хезмәтләре” шәхси кабинетыннан код алу белән бәйле 27 факт. Мошенниклар, электр счетчигын бушлай алыштырабыз дип, махсус хезмәткәрләр исеменнән дә шалтыраталар. Бу очракларның барысында да мошенниклар төрле сылтаулар белән “Дәүләт хезмәтләре”ндәге шәхси кабинеттан код алалар. Телефоннан шалтыратучыга ышанып, гражданнар кодны җибәрә һәм шуның белән шәхси кабинетка керү хокукын бирәләр. “Дәүләт хезмәтләре” порталы, шәхси кабинетка парольне торгызу инициативасы белән, документлар турында нинди дә булса мәгълүмат кертүне таләп итми.

Корбанга кәрәзле элемтә компаниясе операторлары исеменнән дә шалтыраталар. 2024 елда шундый 13 очрак теркәлде. “Пенсия фонды вәкиленнән” дип шалтыраткан өч очрак булды.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 10 гыйнвар саныннан укыгыз.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев