Мошенниклар, кайнар суны бетерү турында ялган графиклар таратып, Татарстан халкын алдый
Бу хакта Альберт Яковлев хәбәр итте
«Мошенниклар сезонга карап активлаша. Мәсәлән, язын алар чәчәкләр китерү ысулын куллана: имештер, курьер шалтырата һәм СМС буенча килгән кодны атауны сорый, ул чынлыкта Дәүләт хезмәтләренең коды булып чыга. Бүген мошенниклар шулай ук үз хәйләләре өчен мәгълүмати сылтаулар сайлый. Кызганычка күрә, безнең гражданнар алданганнарын да сизмичә сылтамалар буенча күчә. Әйтик, янәсе, идарәче компаниядән кайнар суны бетерү графигына сылтама белән хәбәр килергә мөмкин. Институтка кергәндә һәм башка сезонлы сәбәпләр аркасында да шундый ук хәбәрләр килүе ихтимал. Уяу булыгыз», - дип сөйләде ул.
Сылтама буенча күчкәндә, кеше мошенникларның фишинг сайтына эләгә, аның аша кулланучы җайланмасына вирус керергә мөмкин.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев