Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Кагыйдәләрне бозарга ярамый

Узган атнада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.

Видеокоференция режимында барган утырышны ТР Премьер-министры урынбасары, ТР министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров алып барды. Утырышта 2023 елның тугыз аенда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренә җентекле анализ ясалды.

Шамил Гафаров билгеләп үткәнчә, Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре һәм анда зыян күргән кешеләр саны арту күзәтелә.

– Юл фаҗигаләренең төп сәбәбе – транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуы, аерым алганда, тизлекне арттыру һәм каршы як полосага чыгу, җәяүлеләрнең юл аша чыкканда кагыйдәләрне үтәмәве,  – диде Шамил Гафаров.

Премьер-министр урынбасары пассажирлар йөртү мәсьәләсенә дә тукталды. Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы балаларны мәктәпкә йөртүдә катнашучы автобусларга контрольне көчәйтергә чакырды.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов автомобиль юлларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә һәм ремонтлаганда хезмәтне саклау һәм иминлек кагыйдәләре буенча норматив таләпләр үтәлеше турында мәгълүмат бирде.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елының 27 октябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев