Юллар имин булсын!
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча рес-публика комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров алып барды. Анда сүз юл һәлакәтләре, иминлекне тәэмин итү чаралары турында барды.
– 2025 ел йомгаклары буенча юл-транспорт фаҗигаләре һәм аларда зыян күрүчеләр саны 2024 ел белән чагыштырганда арткан. 2026 ел башланды гына, ә республика юлларындагы үлем күрсәткечләре теркәлгән инде. Былтыр республикада 3276 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда 345 кеше һәлак булган. Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре – каршы як полосага чыгу, җәяүлеләрне бәрдерү. Быел 25 гыйнварга 128 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда 26 кеше һәлак булган, – диде Шамил Гафаров.
Утырышта “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов чыгышы да тыңланды. Докладтан күренгәнчә, узган ел республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлеген кисәтү буенча 39 меңнән артык материал чыккан.
Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары, полиция башлыгы Алексей Соколов билгеләп үткәнчә, 22 районда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проектының юл хәрәкәте иминлеге өлешендә төп күрсәткеч арттырылган. “Бу районнарда күзәтчелек эшчәнлеге кимегәнгә дә килеп чыга. Һәр районга юл-транспорт һәлакәте үсешенең сәбәпләрен ачыкларга кирәк”, – диде А. Соколов.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 6 февраль саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев