Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Иминлек – беренче чиратта

Юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясе утырышы узды. Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Татарстанда теркәлгән аварияләрнең күбесе автомобильләр бәрелешү һәм җәяүлеләрне бәрү белән бәйле. Юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булганнарның күбесе каршы як полосага чыккан автомобильдә булган. 

– Фаҗигаләрне киметү максатыннан республикада “Каршы полоса” профилактик акциясе үткәрелде. Нәтиҗәдә республикада 17 меңнән артык куркыныч маневр туктатылды. Пилотсыз очу аппаратларын куллану практикасы да дәвам итә. ЮТФ иң күп теркәлгән урыннарда куркыныч маневрларны ачыклау өчен дроннар кулланыла, – диде Татарстанның Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов.

11 ай эчендә республикада 67 җәяүлене бәрдергәннәр, шуларның 42се тәүлекнең караңгы вакытында һәлакәткә очраган.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2023 ел 22 декабрь санында укыгыз.

Лилия Шәймиева

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев