“Игътибар: балалар!” профилактик операциясе старт алды.
Ул 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
27 майдан “Игътибар: балалар!” профилактик операциясе старт алды. Ул 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк. “Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл белергә тиеш. Операция барышында балаларның юл кагыйдәләрен үтәүләренә һәм машинада махсус креслода йөртелүләренә аерым игътибар бирәчәкбез. Узган атнада иминлек каешын эләктермәгән биш шоферга һәм балаларын транспортта махсус креслодан башка йөрткән ике машина йөртүчегә административ беркетмәләр төзелде”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев