Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Игенче авылында янгын чыга

Шәхси йорт көлгә әйлән

Кичә Игенче авылында янгын чыгып, шәхси йорт көлгә әйләнде. 

"Сәбәбе - электр чыбыгындагы кыска ялганыш. Хуҗалар кер юу машинасын кушып калдырып, Мөслимгә кибеткә төшеп китәләр. Кер юу машинасының шнурында өзеклек барлыкка килеп, яна башлый. Йортның янганын күреп, күршеләре янгын сүндерү бүлегенә хәбәр итә. Йорт иминиятләштерелгән булган",- дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Зәмһәрир суыкларда бернәрсәсез урамда калырга язмасын беребезгә дә. Электр приборлары белән сак эш итик, райондашлар. 

Фотолар - янгын сүндерү бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев