Гаилә җәнҗаллары саны артты
Аларның күбесе алкогольле эчемлекләр куллану һәм нигезсез көнләшү аркасында барлыкка килә
Соңгы атнада район эчке эшләр бүлегенә 47 шалтырату булган. “Гаилә җәнҗаллары саны артты. Аларның күбесе алкогольле эчемлекләр куллану һәм нигезсез көнләшү аркасында барлыкка килә. Гаиләдә эчкечегә башкалар яраклашырга мәҗбүр. Җәнҗалларда исерек гаилә башлыклары йодрыкларын эшкә җиккән. Хатыннар хәләл җефетләре өстеннән биргән гаризаларны кире алганнар. Һәр очрак буенча тикшерү эше бара”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге штабының өлкән инспекторы Эльза Вахитова.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев