Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанда пилотсыз куркыныч режимын бетерделәр
Ул республика территориясендә 11 сәгатьтән артык эшләде
Мәскәү вакыты буенча 09.14 сәгатьтә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үз кушымтасы аша режимны гамәлдән чыгару турында хәбәр итте. "Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә "пилотсыз куркыныч " режимы бетерелде", - дип күрсәтелгән рәсми кушымтада. Моңа кадәр соңгы тапкыр пилотсыз куркыныч режимы төбәктә 17 гыйнвар төнендә кертелгән иде. Ул республика территориясендә 11 сәгатьтән артык эшләде.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев