Иминлек

Элекрон тәмәке, вейплар сату очраклары ачыкланды

Начар гадәтне үз итүче яшүсмерләр әз түгел

Мөслим кибетләрендә мәктәп укучыларына элекрон тәмәке, вейплар сату очраклары ачыкланды. “Укучылар, әти-әниләр һәм укытучылар белән берлектә эш алып барабыз. Шулай да начар гадәтне үз итүче яшүсмерләр әз түгел. Электрон тәмәкенең зыяны турында әти-әниләр дә балаларына аңлатсын иде. Балигъ булмаган үсмергә электрон тәмәке саткан өчен бер сатучыга административ беркетмә төзелде. Мондый гамәлләр өчен административ хокук бозулар кодексының 14.53 маддәсе 3 бүлеге буенча җаваплылык каралган”, – ди район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторы Ирина Хәйруллина. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев