ДАИ хезмәткәрләре хатын-кызларны котлады
Иминлек

ДАИ хезмәткәрләре хатын-кызларны котлады

Алар документ тикшерү урынына чәчәк бүләк иттеләр

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан районның ДАИ инспекторлары автомобиль руле артындагы гүзәл затларга чәчәкләр гөлләмәсе бүләк итте.

Матур традиция буларак, алар 8 март көнне руль артындагы хатын-кызларны туктатып, аларны бәйрәм белән котлады һәм лалә букетлары бүләк итте. Шул ук вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклекне дә искә төшерде.

Лилия Шәймиева фотолары

 


Нет комментариев