ДАИ
23 декабрьдән “Кышкы каникуллар” операциясе старт алды
Ул 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. “Масштаблы чара барышында балаларны транспортта йөртү кагыйдәләренең үтәлеше аерым контрольгә алыначак. Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы җәяүлеләрне дә контрольгә алабыз. Балаларның киемнәрендә яктырткыч элементлар булу мәҗбүри! Балалар тарафыннан кагыйдә бозу очракларын ДАИ хезмәткәрләре белән берлектә укытучылар һәм ата-аналар комитетлары да ачыклаячак. “Кышкы каникуллар” операциясе барышында мәктәпләрдә профилактик әңгәмәләр үткәреләчәк,” – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев