Бүген Мөслимдә команда-штаб өйрәнүләре узды
Чара Мөслим политехника техникумы территориясендә үткәрелде
Укуларда район үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадасы, 123 нче янгын часте, район электр элемтәсе узелы һәм районның башка җаваплы структур бүлекчәләре катнашты.
– Мондый укуларның максаты – язгы ташу һәм урман янгыннары буенча гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта районның барлык хезмәтләренең әзерлеген тикшерү. Һәр ашыгыч хезмәт үзләренең әзерлекләрен һәм үзара оператив эш итүләрен исбатладылар. Көтелмәгән хәлләргә юлыгырга язмасын! Язгы ташулар хәвеф-хәтәрсез узып китсен иде! – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов.
Лилия Шәймиева репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев