Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Иминлек

Ачык тәрәзәләр, питбайк, скутерлар фаҗигагә китерә

Җәйге каникулларның рәхәте дә, михнәте дә җитәрлек

Бер караганда, балалар сәламәтлекләрен ныгытып, якыннары белән ял итә, икенче караганда, әти-әни игътибарыннан читләшүе нәтиҗәсендә гомерләре куркыныч астында да кала: суга бату, юл һәлакәтенә очрау һәм башка фаҗигаләрдә имгәнеп, гомерләре өзелү турында яман хәбәрләр килеп тора.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында балаларны мөмкин кадәр саклау, кайгыртып тору, күз уңыннан ычкындырмау кирәклеге хакында сөйләшү булды.

«Балалар үлеме – дәүләт һәм гаилә өчен дә зур фаҗига»

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова Татарстанда балалар белән һәлакәтләрне кисәтү буенча комплекслы караш тормышка ашырылуын билгеләп узды. Ул Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова тарафыннан эшләнгән «Куркынычсыз балачак» проекты турында әйтте. Мәктәпләрдә, парк, скверларда һәлакәтләрне профилактикалау максатыннан кышын 6 меңнән артык объект тикшерелгән – нәтиҗәдә, 60 хокук бозу теркәлгән. «Балалар мәйданчыклары тикшерелә, таганнар ничек эләктерелгәнен карыйлар, футбол капкалары, турникетлар балалар өстенә төшкән очраклар була, шуңа гел тикшереп тору кирәк. Бу эштә муниципаль органнар актив катнаша. Әлмәттә кыш эчендә 850 объект тикшерелгән. Без бу юнәлештә эшләячәкбез. Җәйге акция чорында без эшли торган киңлекләрне генә түгел, ташландык биналарны, йорт чардаклары ябык булуын да тикшерәчәкбез», – диде Светлана Захарова.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/belgeclar-can-suga-acyk-tarazalar-pitbaik-skuterlar-faigaga-kitera-5923801

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев