Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Иминлек

Балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләренең саны арту күзәтелә

Балага алып бирелгән моторанспорт аның гомере өзелүгә сәбәп булмасын.

– Шөкер, быел районда балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре теркәлмәде. Әмма тынычланырга ярамый. Бигрәк тә балаларның җәйге каникуллары чорында. Мәктәп укучылары күпвакыт әти-әнисенең игътибарыннан читтә кала. Шул ук вакытта шәһәрдән әби-бабаларына кунакка кайтучы балалар да бар. Быел транспорт йөртергә яше җитмәгән һәм хокукы булмаган килеш мототранспорт белән идарә иткән 5 балага административ беркетмәләр төзелде. Шушы көннәрдә тагын ике эш каралачак. Балаларның әти-әниләренә 30 мең сум күләмендә штраф салынды, – ди дәүләт автомобиль инспекциясенең Мөслим районындагы бүлеге җитәкчесе Феликс Мәгъданов. – Законнар үзгәреп тора. Хәзер балалар, питбайк, скутер һәм башка шундый транспортта йөргәндә, фаҗигагә юлыкса яки һәлак булса, әти-әни дә җаваплылыкка тартыла. Әти-әниләр балаларны караучысыз калдырмасыннар иде. Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өлкәннәргә дә, балаларга да искәртеп тору зыян итми. Бүген Мөслим урамнарында да, авылларда да мотоциклларда, элек-трон самокатларда йөрүчеләр күп. Хәтта квадроциклларда йөрүчеләрне дә очратырга мөмкин. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре аларны игътибарсыз калдырмый. Безнең максатыбыз – штраф салу яки берткетмә төзү түгел, ә фаҗигаләрдән, югалтулардан саклау. 

Фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев