Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Иминлек

Балалар юл хәрәкәте иминлеген кайгырта

Мәктәп укучылары Мөслим урамнарында хәрәкәт иминлеге турында сөйләде

"Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек җитәкчесе Алсу Ситдыйкова, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре, Мөслим урта мәктәбенең көндезге лагерь әйдаманнары районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов катнашында "Хыял" җәйге мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүче балалар белән «Балалар юл хәрәкәте иминлеге турында» исемле акция оештырдылар.

Яшь активистлар өлкәннәргә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, велосипедлар һәм самокатлар белән идарә иткәндә, җәяүлеләр кичүен узганда үз-үзеңне тоту турында тагын бер кат искә төшерделәр.

Акция барышында Феликс Мәгъданов балаларның сорауларына җавап бирде. Чара "Эскәмиядә әңгәмә" исемле чара белән тәмамланды. Алсу Разиновна акциядә катнашкан балаларга яктылык кайтаргыч элементлар һәм истәлек бүләкләре таратты.

Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев