Авыл җирлекләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча планлы тикшерүләр үтә
Мондый рейдлар янгын куркынычы зур булган җәйге чорда янгыннарны булдырмый калырга мөмкинлек бирә.
“Рейд барышында территориядә, биналар, электр линияләре янында коры үлән, чүп-чар, тиз янучан материаллар булуы, су чыганакларыннан файдалана алу мөмкинлеге игътибарга алына. Янгын гидрантларының торышы тикшерелә. Рейд вакытында кайбер авыл җирлекләрендә янгын гидрантларының аз булуы ачыкланды. Кагыйдә буенча 200 метр саен янгын гидранты урнаштырылырга тиеш. Кимчелекләрне бетерү өчен авыл җирлекләре башлыкларына вакыт бирелде”, – дип хәбәр итте Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев