«Автобус» операциясе: 10 августтан пассажир йөртүчеләр катгый контрольдә
Республикада иминлекне тәэмин итү максатыннан транспортның техник торышы, лицензиясе һәм йөртүчеләрнең ял режимы тикшерелә. Ике шоферга административ беркетмә төзелгән
10 августтан республикада “Автобус” операциясе башланды. Ул 19 августка кадәр дәвам итәчәк. Профилактик чара барышында пассажир йөртүче барлык төр автобуслар да катгый контрольгә алыначак.
“Операциянең максаты – автобус пассажирларының иминлеген тәэмин итү. Шәһәр һәм шәһәрара маршрутларга, балалар йөртүче башка төр транспортка да аерым игътибар бирелә. Транспортның лицензиясе булуын, техник торышын, техник карау узуын һәм машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәвен тикшереп, ике шоферга административ беркетмәләр төзелде”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев