Әти-әниләрнең уяу булуы кирәк
Иминлек

Әти-әниләрнең уяу булуы кирәк

Кечкенә балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары бар.

Күңелсез хәлгә юл куймас өчен әти-әниләрнең уяу булуы кирәк. “Бүлмәдә, өйдә балаларның үзләрен генә калдырырга ярамый. Чебен-черкидән саклаучы челтәр баланы тотып тора алмый. Тәрәзәгә бала ачмаслык итеп чикләүләр куегыз, балага балконга чыгарга рөхсәт итмәгез. Өстәл-урындыкларны һәм башка җиһазларны тәрәзә янына куймагыз. Тәрәзә төбендә калган уенчыклар да баланың игътибарын җәлеп итә”, – ди хастаханәнең авыруларны кабул итү бүлеге шәфкать туташы Рәүназ Мортазина.

Наилә Сәлахова фотосы
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев