28 майдан Татарстанда “Иминлек каешы” операциясе старт алды
Бу хакта район Дәүләт автомобиль инспекциясе җитәкчесе Феликс Мәгъданов хәбәр итте
Республика буенча юл хәрәкәте иминлеген тагын да яхшырту максатыннан масштаблы профилактик чара башланды. “Иминлек каешы” операциясе 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта район Дәүләт автомобиль инспекциясе җитәкчесе Феликс Мәгъданов хәбәр итте.
Операция дәвамында районда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү өчен махсус рейдлар оештырыла. Инспекторлар автомобиль йөртүчеләрнең һәм пассажирларның иминлек каешларын куллануына аерым игътибар бирәчәк. Төп максат – юл һәләкәтләре вакытында зыян күрү куркынычын киметүгә ирешү.
Феликс Мәгъданов билгеләп үткәнчә, машина салонында иминлек каешын эләктерү – мәҗбүри таләп. “Иминлек каешы – юлда гомерне һәм сәламәтлекне саклаучы иң нәтиҗәле чараларның берсе”, – диде ул.
ДАИ хезмәткәрләре барлык юлчыларны да бу кагыйдәне төгәл үтәргә чакыра. Исегезгә төшерәбез: кыска араларга барганда да, арткы урындыкта утырганда да каешны тагу мөһим. Бу – сезнең куркынычсызлыгыгыз гарантиясе.
Операция 10 июньдә тәмамланачак. Ләкин иминлек кагыйдәләрен елның теләсә кайсы вакытындада төгәл үтәргә онытмагыз!
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев