Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

145 мең сум акчаларыннан колак каккан

Мошенниклар өлкәннәрнең беркатлы һәм тиз ышанучан булуларыннан җиңел файдалана

“Мошенникларны тоткарлау, аларның яшәү урынын ачыклау авыр булса да, оператив тикшерү барышында кырыкалдарларның эзенә төшеп киләбез. Узган атнада Оренбург өлкәсеннән 16 яшьлек егетне тоткарлап алып кайттык. Мошенниклык белән шөгыльләнгән егетнең өстендә әлегәчә 10 эпизод буенча урлашу бар, тикшерү бүген дә дәвам итә, эпизодлар саны артырга да мөмкин. Ут-күршебез Азнакай районында әби белән бабай да карталарында булган 145 мең сум акчаларыннан колак каккан. Кәкре каенга терәтеп калдыручылар өлкәннәрнең беркатлы һәм тиз ышанучан булуларыннан җиңел файдалана. Уяулыкны югалтмагыз”, – дип хәбәр итә уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.

Фото - Татар-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев