Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

02 хәбәр итә

Район эчке эшләр бүлегенә мошенниклардан зыян күреп мөрәҗәгать итүчеләр саны арта

Узган атнада тагын ике очрак теркәлгән. Бер райондашыбызның телефонына: “Почтадан хат килде. Әлеге хатны раслау өчен телефонга килгән смс-парольне әйтү сорала”, – дигән смс-хәбәр килә. Аны-моны уйламыйча, райондашыбыз телефонына килгән кодны хәбәр итә. Кырыкалдарлар код ярдәмендә Дәүләт хезмәтләре порталына кереп, кешеләр яшәргә яраклы һәм яраксыз участокларга ышанычнамә ясарга өлгерә. Соңыннан, беркатлы райондашыбызга шалтыратып, мошенниклар үзләренең Украинадан булуларын хәбәр итә. Тагын бер райондашыбызга кырыкалдарлар газучастоктан дип шалтыратлар. “Газ исәпләү приборының вакыты чыккан. Түләп алыштырасызмы, әллә дәүләт программасы буенчамы?” – дип, телефонга килгән смс-хәбәрне сорап алалар. Нәтиҗәдә ике райондашыбыз да алдарлар корбаны була.

“Ел башыннан 23 мошенниклык очрагы теркәлде. Халык уяулыкны югалтмасын, телефонга килгән смс-кодларны бер кешегә дә хәбәр итмәсен иде!” – дип кисәтә район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Салахов. 

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев