Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган якны өйрәнү музеенда түгәрәк өстәл эшләде

Туган якны өйрәнү музеенда килгән кунаклар, музей хезмәткәрләре, райондашларыбыз түгәрәк өстәлдә чыгыш ясадылар.

-  Мөслим туган якны өйрәнү музее базасында "Көнбатыш Урал буе татарларының социаль вариативлыгы мохитендә адаптация (XVII гасырның икенче яртысы-ХХІ гасыр башы)" темасына түгәрәк өстәл узды. Музей директоры Нәзилз.Бәдертдинова түгәрәк өстәл модераторы булып чыгыш ясый. Эштә түбәндәге мәсьәләләр каралды: - тарихи чыганак буларак Туган якны өйрәнү музейлары; - Көнбатыш Урал буе татарларының торак пунктлары тарихы; - типтәрләр: этно төркемнең формалашу үзенчәлекләре һәм этаплары; - шәҗәрә: материалларны төзү проблемалары, аларның үзенчәлекләре.

Түгәрәк өстәл эшчәнлегендә килгән кунаклар, музей хезмәткәрләре, райондашларыбыз чыгыш ясады.

Безнең  гасырда мәдәни тамырларыбызны һәм шәхесебезне саклау бик мөһим. Бу хәзерге дөньяда бик авыр. Ләкин барысы да безнең кулларда. Моны киләчәк буынга җиткерү аеруча мөһим. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре нәкъ шуның белән шөгыльләнә дә., - дип хәбәр итәләр туган якны өйрәнү музееннан.

Фотолар - туган якны өйрәнү музее архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев