Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тавыш бирү төгәлләнде

2024 елда Мөслимдә «Спорт» паркының 4 чираты төзеләчәк.

Татарстанда 2024 елга төзекләндерү объектларын сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүгә йомгак ясалды. Нәтиҗәләрне «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

Тавыш бирү исемлегенә барлыгы 267 җәмәгать объектлары кертелгән.
Тавыш бирү 15 апрельдән  31 майга кадәр дәвам итте. Татарстанда тавыш бирүдә  363 мең кеше катнашты.

Мөслим районында 5 җәмәгать объекты тәкъдим ителде. 1378 кеше Мөслим авылы  Пушкин урамында урнашкан "Спорт" паркының 4 чираты өчен  тавыш бирде.

Барлык мөслимлеләргә актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең тавышларыгыз ярдәмендә "Спорт" паркы тагын да матурырак һәм уңайлырак булачак!

 Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев