Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөслим үзәк китапханәсендә тарихи сәгать уздырылды

Мөслим лицее укучылар китапханәдә булып, тарихи дәрестә катнаштылар.

Мөслим  үзәк китапханәсендә «Россия исемнәре: Петр I» тарихи сәгать узды.

- Лицейның  6А һәм 6В классы  укучылары Петр Алексеевичның биографиясе белән таныштылар, бу күренекле шәхеснең эшлекле тормышыннан кызыклы фактлар белделәр.. Чара «Бөек дәүләтнең Бөек патшасы» видеопрезентациясе белән үрелеп барды. Китапханәче Гөлсирә Вафина  Петр I идарә иткән чордагы үзгәртеп корулар, шулай ук аның җитәкчелегендәге рус армиясенең хәрби походлары һәм җиңүләре турында сөйләде. Шулай ук «Петр I һәм аның вакыты» дигән әңгәмә-күзәтү үткәрелде. Китапханәче укучыларны патшаның эчке дөньясы, аның сәяси гамәлләрен  ачучы документаль һәм нәфис китаплар белән дә таныштырды, - дип язалар үзәк китапханәдән.

Фотолар - үзәк китапханә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев