Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан

Район үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим гимназиясе укучылары белән коррупциягә каршы көрәш буенча әңгәмә уздырдылар.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан  район үзәк китапханә хезмәткәрләре Мөслим гимназиясе укучылары өчен  "Балаларга коррупция турында" дигән исем астында профилактик әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты -  үз гамәлләре өчен җаваплылыкны булдыру, дәүләт законнарын үтәү кирәклеген аңлату, шулай ук актив тормыш позициясен формалаштыру иде.  Балалар «коррупция» төшенчәсе белән таныштылар. Сүзнең билгеләмәсен сүзлектән табып укыдылар. Коррупциягә каршы көрәш буенча  җанлы бәхәс алып бардылар. Укучылар көрәш чараларын да тәкъдим иттеләр. Хокук саклау органнарында эшләүчеләрнең явызларча хокук бозучылар белән эшлүнең  никадәр катлаулы булуын аңладылар. Ахырда, чарага йомгак ясап, балалар нәрсәгәдер каршы көрәштә һәрвакыт үзеңнән башларга кирәк, дигән фикер әйттеләр, - дип хәбәр итәләр үзәк китапханәдән.

Фото - үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев