Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ата-аналар патруле эшчәнлеген дәвам итә

Җәйге каникуллар алдыннан уяулыкны югатмау максатыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәтү буенча ата-аналар патруле эшли.

- Баланлы мәктәбе укытучыларыннан торган ата-аналар патруле мәктәпкә бару юлында ата-аналар һәм  балаланың  юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен контрольдә тоталар.  Җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында тагын бер кат аңлату эшләре башкарылды. 
Машина йөртүче ата-аналар белән балаларны автомобиль салонында йөрткәндә куркынычсызлык каешларын һәм балаларны утырту җайланмаларын мәҗбүри куллану, 14 яшькә кадәр балаларга  юлның машина йөрү өлешендә велосипедта һәм скутерларда йөрүне тыю, «Өй-мәктәп-өй» куркынычсыз юлы турында әңгәмәләр үткәрелде, - дип хәбәр итәләр Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбеннән.

Фото - Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев