Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әдәби кунакханә ишекләрен ача

Китапханә хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар йортында булып әдәби кичә үткәрделәр.

- Үзәкләштерелгән район китапханәсе волонтерлары Гөлсирә Вафина һәм Миләүшә Кашапова Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Әдәби кунакханә» клубы утырышын үткәрделәр. Китапханә хезмәткәрләре октябрь аенда булган кызыклы даталарга һәм тарихи вакыйгаларга күзәтү ясадылар. Гөлсирә Зәкәриевна сөйләвеннән  тыңлаучылар Иван Грозныйның Казанны алуы, патшаның тууы, тәхеткә утыруы, идарә итүе, үлеме турында уникаль материаллар белән таныштылар. 15 октябрь - бөек рус шагыйре Ю.М. Лермонтовның туган көне. Волонтерлар белән бергә М. Ю. Лермонтовның тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр. Миләүшә Рәшит кызы үз тыңлаучыларын язучы - юбиляр Нурихан Фәттахның иҗаты һәм биографиясе белән таныштырды һәм юмористик хикәясен укыды. Соныннан, өлкәннәр китап күргәзмәләре белән таныштылар. Әдәби чара һәркемгә ошады, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фотолар - картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев