Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Ремонтны тизләтергә

Районда 293 трактор, 64 йөк автомобиле, 95 туфрак эшкәртү техникасы, 33 чәчү комплексы, 89 чәчкеч, 102 комбайн, 60тан артык азык хәзерләү техникасы бар.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-тракторлар паркын ремонт сезонына әзерләү буенча бәйге игълан итте. Бәйгедә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе дә катнаша.

“Авыл хуҗалыгында кулланылучы техниканы саклау кагыйдәләре” дәүләтара стандарт таләпләре буенча авыл хуҗалыгы машиналары ябык биналарда яки түбә астында сакланырга тиеш. Ачык һавада махсус мәйданчыкларда саклаган очракта аларны косервацияләү, герметизацияләү, кайбер өлешләрен салдырып, складка кую шарт. Төркеменә, төренә һәм маркасына карап, техника махсус урында, техник тикшерүләр үткәрү өчен минималь ара калдырып сакланырга тиеш. Саклауга куйганда машиналарга техник хезмәт күрсәтү зарур. Мисал өчен, ашламалар һәм агулы химикатлар әзерләү һәм ташу машиналарын – бу эш тәмамланганнан соң, ә башка төр техниканы кыр эшләре тәмамланганнан соң ун календарь көн эчендә саклауга кую мөһим. Белгечләр техниканың торышын, ничек саклануын карады.

“Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы мастерскоенда бертөркем механизаторлар чәчкечләргә ремонт үткәрә иде. Машина-трактор паркында комбайннар, җир эшкәртү һәм чәчү агрегатлары таләпләргә туры китереп ур-
наштырылган. Сүз уңаеннан, биредә егетләр мастерскойны утын ягып җылыта. Һава температурасы 20 градустан түбән булуга карамастан, бина эчендә җылы, эшләргә уңайлы.

“Намус” агрофирмасында быелгы уңышны урнаштыру эше дәвам итә.

– Көздән кагатка салынган шикәр чөгендерен Зәй шикәр заводына озатабыз.
Көнгә 50-60 машина татлы тамыр озатыла. Һәр машинага 26-28 тонна чөгендер сыя. Кагатта ике К-700, бер “Амкодор” тракторы эшли, ике трактор буксирда тора. Бу эш киләсе елның январь азакларына кадәр дәвам итәчәк. Ремонт эшләренә килгәндә, ике чәчкечне Җәлил поселогына илттек, бер чәчкечне һәм тырмаларны үзебездә ремонтлаячакбыз. Киләсе ел уңышы өчен ашлама кайтты. 

“Агросила” орлык заводыннан элиталы орлыклар кайтару планлаштырыла, – ди “Намус” агрофирмасы агрономы Рамил Мөслимов. “Авзалов” хуҗалыгында ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Бригада составында эретеп ябыштыручылар, токарь, сүтепҗыярга ярдәм итүчеләр эшли.

– Кирәкле запас частьләрне Яр Чаллыдан һәм Башкортостанның Туймазы шәһәреннән алып кайтабыз. Көзге чәчү чорында җир бик каты булды, шул сәбәпле байтак детальләр, ашалып, тузды, аларны алыштырырга кирәк. Яңа елга кадәр эшне төгәлләргә планлаштырабыз. 104 тырманы ремонтлап, әзерләп куйдык инде, – ди хуҗалыкның баш инженеры Радик Фәттахов.
Районда иң зур хуҗалык саналган “Август-Мөслим” агрофирмасының күпчелек техникасы автосервиска кертелә. Хуҗалыкта техника яңа, шунлыктан күбесенә ремонт кирәк түгел. Агрофирма район басуларында эшне төгәлләсә дә, Азнакайда 1 мең гектар мәйданда көнбагышны җыеп бетерәселәре бар.

“Исламов” фермер хуҗалыгында кыр эшләре төгәлләнү белән тракторларны, җир эшкәртү агрегатларын һәм комбайннарны, ремонтлап, кышкы саклауга куйганнар. Хуҗалыкта язгы кыр эшләренә әзерлек төгәлләнгән. Тәҗрибәле җитәкче кул астында эш оешкан төстә бара. “Туган як” агрофирмасының Сарман, Мөслим, Минзәлә районнарында 18 мең гектар җире бар. Түбән Табын паркында җитмешкә якын техника кышкы саклауга куелган. Техниканың өсте, буферлары капланган, тәгәрмәчләре буялган, кабиналар чистартылган.
Хуҗалыкта биш чәчү комплексы бар, күптән түгел тагын берәү кайткан. Киләсе елга техника өчен административ-көнкүреш комплексы төзү планлаштырыла.

– Ремонт эшләрен үзебездә дә башкарабыз, Яр Чаллы автосервисына да җибәрәбез. Запас частьләргә заявкалар бирелгән.
Үзебездә эшләнгән агрегатлар өчен запас частьләр декабрьдә һәм киләсе елның январь башында кайтачак. Агрегатларның яртысы – чит илнеке, шуңа күрә, бүгенге вәзгыятькә бәйле, кирәкле детальләрне табу авыррак. Кирәкле запчастьләргә ел дәвамында заявка бирү планлаштырыла. Быел запас частьләр алу өчен 30 миллион сум акча тотылды. Ремонт график нигезендә башкарыла, – ди инженер-механик Венер Таҗиев.
Комиссия рәисе – район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мортазин хуҗалыкларда ремонт барышы белән кызыксынды. Тиешле урында киңәшләрен дә бирде, җитешсезлекләрне күрсәтеп, тәкъдимнәрен әйтте.

– Ремонтны тизләтергә кирәк. Яңа елга кадәр авыл хуҗалыгы машиналары, җир эшкәртү агрегатлары, чәчкечләр, тырмалар әзерлек сызыгына куелырга тиеш. Районда 293 тракторның 141енә капиталь яки агымдагы ремонт кирәк. Ремонт эшләре 1 апрельгә тулысынча тәмамланырга тиеш, – диде ул.
Комиссия “Исламов”, “Әюпов”, “Авзалов” хуҗалыкларында һәм “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмаларында эшне уңай яктан бәяләде. Калган хуҗалыкларга кимчелекләрне бетереп, ремонтны тизләтергә киңәш ителде.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев