Спорт бәйрәме оештырылды
«Яшьлек» спорткомплексында Мөслим десантчылары җәмгыятеТүбән Табын интернат-мәктәбе укучылар өчен спорт бәйрәме оештырды.
Бүген биредә десантчы ветераннар укучыларның футбол командасы белән иптәшләрчә очрашуга җыелды.
Уен нәтиҗәсендә 2:1 исәбе белән укучылар командасы җиңү яулады. Җинүче команданың һәр уенчысына грамота һәм бүләкләр бирелде. Десантчылар футболчы егетләрнең һәммәсенә исемле футболкалар әзерләгән.
Бәйрәм чәй тәмнәре куелган өстәл артында дәвам итте.
Гөлназ Җәлилова репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев