Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Рус милли-мәдәни берләшмәсе утырышы узды

Казан шәһәрендә Рус милли-мәдәни берләшмәсенең киңәйтелгән утырышы оештырылды.

 24 ноябрьдә Казанның А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Рус милли - мәдәни берләшмәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада оешманың һәм аның җирле бүлекчәләренең милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында эшләнгән эшләренә йомгак ясалды.
Утырыш эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Раисе администрациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, мәгариф, мәдәният министрлыклары, ведомстволар, учреждениеләр һәм оешмалар вәкилләре катнашты.
"Татарстан Республикасының Рус милли - мәдәни берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлекчәсе дә рус традицион мәдәниятын үстерү буенча семинар - практикум эшчәнлегендә актив катнашты, рус этномәдәни компоненты булган А.С. Пушкин исемендәге 93 нче гимназиядә булды. Утырыш азагында мәдәният үсешенә һәм милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән затларны, шулай ук ел саен үткәрелә торган муниципаль практиклар һәм рус традицион мәдәниятен үстерү проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
 "П.Днепров исемендәге Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе  базасында рус этномәдәни компоненты булган мәктәп төзү" проекты белән Мөслим бүлекчәсе «Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» конкурсында җиңү яулады.

Чара Татарстан Республикасы иҗат коллективларының концерт программасы белән тәмамланды.

Фотолар - С. Ардатовскийның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев