Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район башлыгының дипломына ия булдылар

Яңа ел бәйрәме алдыннан оешма-предприятияләр биналарының фасадларын, ишегалды территорияләрен һәм корылмаларны кар сыннары, төрле яктырткычлар белән бизәү матур традициягә әйләнде. Әлеге бәйгедә күпчелек хезмәт коллективлары, мәгариф учреждениеләре бик теләп катнаша, бер-берсен уздырып, үз территориясен бизи, ул гына да түгел, Мөслимдәге Яңа ел шәһәрчеген төзүдә дә актив катнаша. Бәйрәмне оештыру һәм...

Яңа ел бәйрәме алдыннан оешма-предприятияләр биналарының фасадларын, ишегалды территорияләрен һәм корылмаларны кар сыннары, төрле яктырткычлар белән бизәү матур традициягә әйләнде. Әлеге бәйгедә күпчелек хезмәт коллективлары, мәгариф учреждениеләре бик теләп катнаша, бер-берсен уздырып, үз территориясен бизи, ул гына да түгел, Мөслимдәге Яңа ел шәһәрчеген төзүдә дә актив катнаша. Бәйрәмне оештыру һәм үткәрү комиссиясе бәйгегә нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне билгеләде.

Район үзәгендәге оешма-предприятиеләр арасында беренче урынны төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе яулады. Икенче урында - Мөслим ашлык кабул итү предприятиесе, өченчедә - Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы коллективы.

Балалар бакчалары арасында бернче урын Мөслимдәге "Кояшкай" балалар бакчасына бирелде. "Күбәләк" - икенче, "Миләшкәй" һәм "Ләйсән" балалар бакчалары өченче булды.

Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе - беренче, Мөслим гимназиясе - икенче, Мөслим лицее өченче урынны яулады.

Мәдәният учреждениеләре арасында Иске Карамалы, Метрәй, һәм Баек авылы мәдәният йортлары призлы урыннарны алды.

Район үзәгендәге Яңа ел шәһәрчеген төзүдә төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе, җаваплыгы чикләнгән "Жилэнергосервис" җәмгыяте һәм "Мост" җәмгыяте күләмле һәм сыйфатлы эш башкаруы белән аерылып торды. Мөслимдәге "Кояшкай" балалар бакчасы һәм балалар сәнгать мәктәбе коллективлары, шәһәрчектә кардан образлы композицияләр иҗат итеп, райондашларыбызга һәм кайткан кунакларга матурлык бүләк иттеләр. Җиңүчеләр диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X