Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Рәсәй күләм роботлар бәйгесендә җиңү яуладылар

Мәктәптән тш эшләр үзәгенең «Робототехника» берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар конкурста катнаштылар.

Әлмәт шәһәреннең Кванториум базасында IV Бөтенрәсәй  "РоботоДатели"  конкурсы үткәрелде. Конкурста төрле төбәкләрдән 65 укучы катнашты. Бу конкурска мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Робототехника» берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар үзләренең эшләрен җибәрде. Зөлфәт Тимергалиев һәм Артем Татаринов «Робо-Растения» номинациясендә III урын яуладылар. Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз.

Укучыларны ярышка әзерләгән өчен укучыларның педагогы Аяз Бадртдиновка рәхмәт хаты тапшырылды, дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән

Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев