Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Намуслы хезмәт – уңыш нигезе

“Намус” агрофирмасында көзге бодайның уртача гектар биреме әлегә 48 центнер тәшкил итә.

“Агросила” холдингы составындагы “Намус” агрофирмасына Шуганка, Баланлы, Ташлыяр, Михайловка, Салауз-Мухан, Үрнәк авыллары җирләре керә. Чәчүлек җирләрнең мәйданы 13479 гектар тәшкил итә. 
Бүген Шуганка авылы басуларында кызу эш өсте. Биредә көзге бодай һәм арпа уңышын җыялар. Көзге бодай 2573 гектарда игелгән. Эш мәйданның 32 процентында башкарылган, уртача гектар биреме 48 центнер тәшкил итә. Арпа 2000 гектарда чәчелгән. Мәйданның 22 процентында уңыш җыелып, уртача һәр гектардан 40 центнер бөртек чыга. 
Басуларда “Клаас”, “Tорум 740”, “Aкрос 530” маркалы сигез комбайн эшли. 
– Комбайннар механизаторлар белән тәэмин ителгән. Җирлек кешеләре дә, читтән килеп эшләүчеләр дә бар. Көнгә өч тапкыр кайнар ризык ашатабыз. Кайтып йөрергә мөмкинлеге булмаганнарны бушлай тулай торакка урнаштырабыз. Түләү үз вакытында, стабиль башкарыла. Хезмәт хаклары югары, – ди агрофирма җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов. 
Агротехник таләпләрне үтәп, чүп үләннәренә каршы үз вакытында гербицидлар кулланып, минераль ашламалар сибеп үстергән игеннәр мул уңыш вәгъдә итә.  Алтынчы сезонын эшләүче җитәкче быелгы уңыштан бик канәгать.
Басуда бөртек җыя торган ике “Флигель” бункеры эшли. Комбайннан ашлык турыдан-туры шушы җайланмага бушатыла. 40 кубометр сыешлы бункерда үлчәнә, шуннан соң, КамАЗ машиналарына төяп, Актаныш районында урнашкан элеваторга озатыла. 
Эш урынында техника куркынычсызлыгы таләпләре төгәл үтәлә. Комбайннарга шушында ук ягулык салына, техника ватылып китсә, тиз арада сервис хезмәте килеп җитә. 
Пар җирләренә калдырылган 2901 гектар мәйданда да эш тынып тормый. Чүп үләннәренә каршы, дым саклау технологияләрен кулланып, көзге культураларны ашланган туфракка чәчү өчен өченче тапкыр җир эшкәртелә. Алдагы ел уңышының нигезе бүгеннән салына.
Механизаторлар белән очрашуга район башлыгы Альберт Хуҗин көндезге аш алдыннан килде. Ярты сәгатькә генә туктаган кыр хезмәткәрләренә ул җылы теләкләрен җиткерде. 
– Игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга язсын. Әле урып-җыюның башы гына. Исән-сау, ватылмыйча эшләп, соңгы гектарларга барып җитеп, лаеклы хезмәт хакы алуыгызны телим, – диде район җитәкчесе.
Шактый еллар элек кыр хуҗаларына агитбригада үзешчәннәре концерт күрсәтә иде. Быел да шушы матур, онытылган гадәтне яңартып, мәдәният йорты хезмәткәрләре басу-кырларга чыгып игенчеләрне ял иттерәләр. Намуслыларга алар дәртле җыр-биюләрен бүләк иттеләр, матур шигырь юллары белән күңелләрен күтәрделәр, азга гына булса да, авыр хезмәтләрен онытып торырга ярдәм иттеләр.
Урып-җыю кампаниясе башланды гына әле. Басу-кырларда икмәк өчен кызу көрәш бара. Мәдәният йорты үзешчәннәре дә үз чыгышлары белән күпләрнең күңелләрен күтәрерләр, эшләргә дәрт өстәрләр, дип ышанабыз.

“Намус” агрофирмасында 3243 гектарда язгы бодай, 438 гектарда рапс чәчелгән, шикәр чөгендере 2300 гектар мәйданда урын алган.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев