Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим җиңү көнен бәйрәм итте. ФОТОРЕПОРТАЖ

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында чәчәкләр һәм веноклар салудан башланды. Мөслимнең үзәк урамнарыннан район үзәгендәге хезмәт, җәмәгатъ оешмалары, мәгариф учреждениеләре коллективлары Җиңү бәйрәменә багышланган демонстрациядә катнашты.

Тыгыз колонналарда үткән көч структуралары, яшь армиячеләр парадында мәктәп укучылары белән бергә балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр дә бар иде.

“Үлемсез полк” акциясе – 9 май бәйрәменә күркәм төсмер өстәүче чараларның берсенә әверелде. Бу көнне халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының фотосурәтләрен тотып урамга чыга. Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә үткәрелүче әлеге акциягә мөслимлеләр быел да бик теләп кушылды. Ил азатлыгы өчен шаһит киткән каһарманнарыбыз Җиңү бәйрәме көнендә шул рәвешле исәннәр белән бергә “сафка басты”. “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар һәм демонстрантлар район мәдәният йорты каршындагы мәйданга узды. Биредә аларны район җитәкчелеге, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мөслимлеләр каршы алды. Бәйрәмнең рәсми өлешен ачып, район башлыгы Рамил Муллин барлык мөслимлеләрне Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән тәбрикләде. Республика Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров шәхсән үз исеменнән һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде. Илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшкән һәм яу кырында ятып калган каһарманнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Бәйрәм чарасы театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Сугыш чоры вакыйгаларын, фронтта һәм тылда совет халкы күрсәткән батырлыкларны гәүдәләндергәнкүренеш һәркемнең күңелен кузгатты, күзләргә яшь китерде. Район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программасы сугыш чоры җырлары һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды.

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев